- Мин барыбер еламаячакмын!

- Карап карарбыз!..

 

 

 

 

 

{ШӘХЕСКӘ МӘДХИЯ}

 

"Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле - татар сәхнәсенең иң популяр куелышларыннан берсе. Әлеге драма - Уфа "Нур" татар театры, Кәрим Тинчурин театры, Әлмәт татар театры кебек танылган сәхнәләрдә инде күп тапкырлар куелган әсәр. Әлмәт театры актрисасы Дамирә Кузаева Мәдинә ролен башкарган өчен Габдулла Тукай дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Без исә әлеге әсәргә салынган тирән мәгънәне тамашачыга үзебезчә җиткерергә тырыштык.

Бер гади татар авылында Мәдинә исемле бер бик чибәр hәм бик тырыш хатын яши. Ул бик оста, эчкерсез вә ачык күңелле. Һәм ул беркайчан да, нәрсә генә булмасын - еламый. Сценарийда шулай язылган. Аның тормышын язучы Автор аны шулай тасвирлый. Көннәрдән бер көнне ул үзенең яраткан героинясын сынап карарга була. Аның яңа максаты - Мәдинәне елату. Мәдинә исә аңа минем күз яшьләремне мәңге күрә алмассыз дип ант итеп аның белән бәхәскә керә. Автор нык аптырашта калып эшкә керешә.

Әсәр әнә шулай башланып китә.

Ошбу мизгелдән Мәдинәнең тормышы җәhәннәмгә әйләнә. Иң элек аның авыру әнисе Разия үлеп китә. Берничә елдан соң аның яраткан кешесе Мирзанур аңа Мәдинәнең иптәше Хәмидә белән хыянәт итә, hәм ул бер ялгызы калып, бердәнбер кызы Талияне үстерә. Ләкин ничек кенә авыр булмасын, аның күзләре hаман да коры булып кала бирә.

Мондый җавапны Автор берничек тә күтәрә алмый. Ул Талияне үтерә. Әмма бердәнбер кызыннан мәхрүм булып та Мәдинә еламый. Нишләргә белмәгән Автор соңгы адымга бара: ул картайган, сукырайган Мәдинәнең үлгән кызының өрәге белән очрашуын яза...

Үзенең төп героинясен ул сындыра алырмы? Кем көчлерәк: горур шәхесме, әллә көчле шәхесме? "Ай булмаса, йолдыз бар" драмасы сезне уйлар диңгезенә алып кереп китәр.

 

МӘДИНӘ - АЛСУ ЗАҺИДУЛЛИНА

Мәдинә - киң, күпкырлы образ. Аны төрлечә ачарга була. Гади татар хатыны Мәдинә ярдәмчел дә, эчкерсез дә, максатчан да, көчле рухлы да. Һәм әлбәттә инде, ул - бик үзсүзле кеше. Ант иткән икән, ниләр генә булмасын, үз сүзендә ахыргача торачак. Алсу роле турында болай ди: "Роль бик авыр. Тамашачыларга әсәргә салынган тирән мәгънәне җиткерә алам икән, спектакль азагында күп кеше күз яшьләрен сөртеп утыра икән, димәк, максатыма ирешәм. Хәзер Мәдинә Сафина - минем икенче исемем." Мәдинә роле Алсуыбызга "Яшьләр сәхнәсе" дип исемләнгән татар студентларының I театр фестивалендә "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" номинациясендә җиңү алып килде.

 

РАЗИЯ - РАМИЛӘ ШӘЙХЕТДИНОВА

Разия - Мәдинәнең әнисе. Ул инде карт, тормышта күпләрне күргән, бәлки, шуңадыр да холкы бик кырысланган. "Яхшылыкның кадере юк" дигән фикер белән яши.

Разия - Мәдинәнең тәүге югалтусы. Автор үз үчен нәкъ менә Разиядән башлый.

 

АВТОР - РАИЛ ӨМЕТБАЕВ

Автор - әсәрдәге иң сәер персонаж. Үз геройларын ул "яратып" җәзалый, аларның язмышлары белән ничек тели, шулай уйный. Мәдинәнең үҗәтлеген, үзсүзлеген hәм, иң мөhиме, рухи көчен ул hичничек тә кичерә алмый, кичерергә дә теләми, ләкин ахырдан хакыйкать барыбер барысын да үз урыннарына урнаштыра...

Автор ролен башкарып Раил "Яшьләр сәхнәсе" фестивалендә "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңеп чыкты.

 

ХӘМИДӘ - ЗӨЛФИЯ ВӘКЪКАСОВА

Хәмидә - Мәдинәнең күрше кызы. Үз-үзен генә ярата. Хәтта, туй күлмәге юкка чыккач, Мәдинәнекен үзенә бүләк иттерә. Шулай да кеше күлмәге аңа бәхет китерми. Бер ел да узмый - ул ире белән аерылыша. Разия сүзләре рас килә: азактан бер ялгызы калган Хәмидә үз кармагына Мирзанурны эләктереп ала. Иренең хыянәте Мәдинә өчен hич тә көтелмәгән авыр сынау була.

 

АНИЯ - ФИЛҮЗӘ НИЗАМОВА

Ания - күрше хатын. Үзенең шәхси тормышы шактый уңышсыз булгач, бөтен кешенең эшенә үз борынын тыгып йөри. Шулай да бик хәйләкәр, үз ягын гына кайгыртучы шәхес. Разияне күмгән көнне үк Мәдинәдән йортны күпмегә сатасың дип сорый. Хәтта бәясен бераз төшерергә дә куша. Мәдинә түзеп тормый: бөтен уйлаганнарын сөйләп биреп Анияне куып чыгара.

 

МИРЗАНУР - ИЛФАР КӘРИМОВ

Илфар - Мәдинәнең сөйгән яры. Бик гади кеше. Хәтта артык гади. Гел хатын-кыз кубызына биеп тора. Әүвәл Мәдинәнекенә, аннары соң Хәмидәнекенә... Мәдинә шәhәргә укырга йөри башлагач, ирсез калган Хәмидә белән чуала башлый hәм ахыр чиктә хатынына хыянәт итә. Мәдинә аны кичерә, ләкин ул эчүгә сабышып эшен дә, абруен да югалта. Азактан Мәдинә башка түзә алмыйча аннан аерыла hәм кызы Талияне бер үзе үстерә башлый.

 

ТАЛИЯ - РАМИЛӘ МОРАТОВА

Талия - Мәдинәнең бердәнбер кызы да, иң якын кешесе дә. Ул аны бер ялгызы аякка бастыра. Талия - Мәдинәнең күз нуры. Тик Автор үз көрәшен дәвам итеп, Мәдинәне аяктан ектыра: унбиш яшьлек Талия машина астына эләгеп фаҗигале рәвештә вафат була.

 

ФӘНИЯ - ЭЛЬМИРА ГАРИФУЛЛИНА

Фәния - Мәдинәнең бертуган апасы. Әниләре Разия үлгәч кенә туган нигезенә әйләнеп кайта. Бик үткен хатын. Әни үлде дип тормыйча, күмгән көнне үк йортны сатарга кирәк дип белдерә, шунда ук үз өлешен дә таләп итә.

Ә менә болар безнең кадерле ут куючы остасы белән тавыш режиссёры Сөмбел hәм Әдилә. Алар булмасалар, спектаклебез дә булмаган булыр иде.

Сайт создан в системе uCoz