Халыкка гыйбрәттер театр, театр!

Йоклаган аңны уятыр театр, театр!

Театр яктылыкка, яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми - алга илтә!

 

 

 

 

{ТОРМЫШ - СӘХНӘ!}

 

Беренче сезоныбызда без халыкны елатып йөргән булсак, бу юлы тамашачыларыбызны бераз көлдереп алырга булдык. Һәм бер дә ялгышмадык: "Кызлар капкыны" комедиясе без йөргән авылларда "на ура!" кабул ителде!

Драматург Данил Салихов иҗат иткән әлеге пьесаның моңа кадәр уйналганы юк иде. "Аҗаган" - аны тәүге тапкыр сәхнәгә алып менгән труппа. :-)

Әсәр нәрсә турында соң? Өч дус кыз: Миненур, Галия hәм Зөбәрҗәт - өч актриса - үзләренең шәхси сатира театрларын ачып җибәрәләр. Ә геройлар белән сценарийны тормышның үзеннән алалар! Ни өчен дисезме? Соң билгеле инде! Безнең кызлар йолдызлар бит алар: җәмгыятьне үзгәртергә, кешеләрне туры юлдан җибәрергә - нәкъ Тукай үзе язганча!

 

Шулай итеп, Миненур (Алсу), Галия (Рамилә Моратова) hәм Зөбәрҗәт (Зөлфия) танышу бюросын ачып җибәрәләр.

Халык агыла гына башлый. Нинди генә кешеләр килми кызларга! Шәhәрнең бердәнбер тире тозлау комбинатының тире тозлау цехы начальнигы урынбасары Миңлехәбиб Миңлехәбирович та (Илфар) килә бирегә. Ул үзенә сумо көрәшчеләредәй хатын эзли. (Өч аерылган хатыны hәм өч аерылган хатыныннан өч баласы була торып та.) Үзенең балаларын, ирләрен өеннән куып чыгарган үз-үзен генә кайгыртучы попугай хатын Сәмига Кадышевна да (Рамилә Шәйхетдинова) ашыга бирегә. Аңа, понимаешь ли, 80-90 яшьлек бер бай бабай подавай.

Билгеле, кызлар югалып калганнардан түгел: клиентларының теләкләрен үтиләр, гаиләләренә дә ярдәм итәләр, азганнарны туры юлга алып чыгалар. Тик менә алар белән бергә театрда эшләгән утызын тутырып кырыкка чыккан Мәрдән (Раил) килеп кергәч кызлар арасында паника башлана. Ничек үз-үзләрен танытмаска? Җитмәсә, Мәрдәннең әнисе Гөлҗәүhәр (Филүзә) гел аның артыннан йөри, ә дөресрәге, улын үзе артыннан ияртеп йөри, чөнки Мәрдәннән дә оялчанрак кеше булмастыр ул дөньяда.

Шулай да бар дә әйбәт уза. Кызлар судан коры килеш чыга. Тик менә соңгы клиент - Миненурның аерылышкан ире Рөстәм! Аны труппабызның яңа әгъзасы төркемдәшебез Гадел уйный. Ә Миненур ирен әле hаман да үлеп ярата. Инде хәзер нишләргә? Ачыктан-ачык сөйләшергәме, әллә тормышыңдагы иң авыр, ләкин иң мөhим ролеңне җиренә җиткереп уйнап чыгаргамы?

Әлбәттә, геройларны happy end көтә. Кавышуның да, туйның да булуы шиксез. Тик ничек hәм кайчан? Ул хакта "Кызлар капкыны" комедиясен карап белерсез. Ә мәгънәсе аның бик гади: тормышта елап түгел, ә аннан көлеп яшәргә кирәк!

Сайт создан в системе uCoz