Зө-Ләй-Лә

ТРИО | ЛӘЙСӘН МӘХМҮТОВА

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

"Ләй"

Тулы исеме: Мәхмүтова Ләйсән Хәлил кызы

Туган урыны hәм датасы: Казан шәhәре, 17нче декабрь

Гаилә хәле: кияүдә; ире Руслан, улы Сөләйман

Тормыш девизы: "Һәрвакыт алга!"

"Әтием Хәлил hәм әнием Исламия турында сөйләп торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. Ике актёр гаиләсендә тугач, әлбәттә, кечкенәдән сәхнә hавасын сулап, шул мохиттә тәрбияләнеп үстем. Спектакльләрдә балалар ролендә уйный идем. Мәсәлән, Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае" әсәрендә малай булып йөрдем.

Шәhәрдә тусак та, без җәй көне гел авылда яшәдек. Шунда эшкә өйрәнеп үстек тә инде: печәнен чаптык, бәрәңге утыртып, чүбен утап мәш килеп йөрдек. Әбиебез буш вакытыбызны файдалы итеп бүлә белгән. Шәhәрдә барыбер трай тибеп йөргән булыр идек шунда... Анда бер үк подъездда яшәп тә, бер-береңне белмәскә мөмкин, ә авылда бик тиз аралашып китәсең. "Иркенгә" чыга идек, шуңа күрә кечкенәдән малайлар арасында сугыш чукмары булып үстем. Безнең анда үзебезнең "шайка-банда" җыела иде. Әтием Лилия апамнан соң ир бала көткән. Спектакльләрдә дә малайларны уйнап йөргәч, гел шулар янында чуалдым. Сугыш турындагы фильмнарга мөкиббән китә идем, хәзер дә яратам. Армиягә радистка булып китәргә хыялланып йөрдем әле. Беләсезме, хәтта операция ясатып җенесемне үзгәртү турындагы уйлар да килгәли иде башыма (көлә). Чынлап әйтәм. Тфү-тфү, Аллаh саклап калган. Хәрби кешеләрнең формалары, җитди генә кыяфәт белән корал асып йөрүләре җәлеп иткәндер инде, күрәсең. Әмма үзем Зоя Космодемьянская кебек була алмас идем. Әсирлектә җәзалый башласалар, шундук "тишелермен" сыман.

Шундый башкисәр булуым халык алдында уңайсызланмаска ярдәм иткәндер. Сәхнәгә бер менгәч, гел шунда тартыласың бит ул. Соңыннан тамашачылар алдына hинд биюе белән чыга башладым. Ул вакытта барлык яшь кызлар hинд йолдызларына охшарга тырыша иде. Читтән караганда ничек күренгәндер бу эш (көлә), сәхнәгә атылып чыгам да башыма ни килсә шуны кыланам. Боларны мин эш дип түгел, яшәү рәвеше итеп кабул итә идем, шуңа күрә тормышымның шул юнәлештән китәсен ул чорда ук белеп яшәдем. Сигезенче сыйныфтан соң театр училищесына кердем. Әни Лилия апамның актриса булуына каршы килеп караган иде. Чөнки гастрольләрдә йөргән чакта өйдән өйгә күчеп, төрле кешеләрдә кунып йөрергә туры килә. Әби: "Үзең гомер буе уйнап йөрисең бит әле. Нигә аларның теләгенә каршы киләсең?" дигәч кенә ризалашты. Лилия апа Щукин исемендәге училищега татар группасын туплаганда эләгә алмады. Университетның физика-математика факультетына укырга керде. Әмма барыбер актриса булып китәргә язган икән, дүрт елдан аны ташлап, театр училищесында укыды. Хәзерге вакытта ире Ринат белән Ришат исемле ул үстерәләр, икесе дә Тинчурин исемендәге театр актёрлары. Миңа килгәндә, әти-әнием алай карышып тормадылар.

Училищены тәмамлап килгәч, театр актрисасы буларак тулысынча ачыла алмадым. Зур потенциал, ташып торган энергия белән килдем, ә рольләрем бик аз иде. Тормышым да күңелсез булып тоела башлады. Чөнки ул вакытта үземне бары тик театр белән чикләп яшәгәнмен. Рөстәм Сәрвәров күреп алып, җырларымны бик ошатты, аудиокассета чыгарырга тәкъдим ясады. Аның җиңел кулы белән әлеге юнәлешкә кереп киттем. Рус эстрадасында биш-алты кешелек төркемнәр барлыкка килгән чор иде. Минем дә шундыйрак шоу-төркем оештырасым килде. Шулай итеп "Зө-Ләй-Лә" тупланды.

Тормышым сәхнә, иҗат белән бәйле булгангамы икән, шәхси тормышка вакыт та калмый иде. Тормыш иптәшем Руслан белән без Яңа ел кичендә таныштык. Ул елны бәйрәмне туган-тумача (бер төркем яшьләр) белән каршыларга булдык. Туганнан туган Резеда апам бер матур егет белән таныштырам, диде. Тоткарлыклар килеп чыгу сәбәпле, 31е көнне иртәнге бишләрдә генә гастрольдән кайтып төштем. Бик арыган булсам да, өй җыештырырга, табын әзерләргә тотындым. Вакыт шундый тиз үтеп киткән ки, кунаклар да килеп җитте. Апам мине күреп: "Кеше куркытасың бит, бераз гына бизән инде, ичмасам", - ди. Ә миңа, бик арыган кешегә, дөресен генә әйткәндә, барыбер иде ул чакта. Русланнар гаиләсе Таҗикстаннан күченеп кайткан икән. Төне буе сөйләшеп чыктык. Ул миңа дин, Аллаh Тәгалә турында сөйли, ә мин әдәп саклап тыңлаган булып утырам, күземә шырпы кыстырырлык иде инде (көлә). Беренче күрүдә үк гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, башта Русланга исем китмәде. Көн саен телефоннан шалтыратты, ул вакытта йөри торган кешем дә юк иде, шулай итеп очраша башладык.

Руслан евроремонт эшләре белән шөгыльләнә. Бик уңган, оста куллы ул минем! Менә күптән түгел генә улыбыз Сөләйман дөньяга килде. Сүзлектән исеменең аңлатмасын укыдык - "исән-имин, тыныч яшәүче". Барыбыз да борчу-мәшәкатьләрсез гомер итсәк иде!.."

"Юлдаш" газетыннан

Сайт создан в системе uCoz