Зө-Ләй-Лә

ТРИО | ЛӘЙСӘН ЗАКИРОВА

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

"Лә"

Тулы исеме: Закирова Ләйсән Рифкать кызы

Туган урыны hәм датасы: Казан шәhәре, 1нче гыйнвар

Гаилә хәле: кияүдә түгел

Тормыш девизы: "Ирешкәннәр белән генә чикләнеп калма!" hәм "Җыр булсын юлдашың!"

"Мин Казанда тудым. Әтием Рифкать исемле, хирург-стоматолог булып эшли. Үзе Мөслим ягында туып үскән. Кечкенәдән үк аны хөрмәтле кеше буларак кабул итәм. Без Германиядә яшәгәндә, илче мактау кәгазенә: "Кызганыч ки, сезнең йомшак кулларыгыз мине бик аз дәвалады, Рифкать Нәҗипович", дип язган иде. Киноактёр Евгений Матвеев, әле ул вакытта төшерелә генә башлаган "Җиңү" фильмының сценариена автограф куеп бүләк итте. Әтием - бик иҗади кеше. Җырчы булырга хыялланган, хәтта Сара Садыйкова үзе аны тыңлап караган: "Бик матур, ягымлы итеп җырлыйсың, әмма тавышыңның көче җитеп бетми, махсус күнегүләр ясарга кирәк", - дип әйткән.

Әнием Галия Мәләкәс авылында (Чаллы якларында) туган, соңыннан Пермьгә күчеп киткәннәр. Анда медтехникум тәмамлап, Казанга медицина институтына укырга килгән. Шунда әтием белән очрашканнар. Хәзер ул санитария табибы булып эшли. Һөнәрләре сәнгатькә кагылышлы булмаса да, җыр-моңга гашыйк кешеләр: әти баянда уйный, әнием романслар җырларга ярата. Картиналар, йомшак уенчыклар, чәчәкләр дип үлеп китә инде. Бүлмә гөлләре үстерергә hәм бүләк итәргә мин аннан өйрәндем. Гөлләр - иң яхшы бүләктер ул, мөгаен. Аны биргән кешене hаман искә төшереп торалар. Безнең дус-ишләр арасында да иң якын кешеләргә бүлмә гөле бүләк итү традициясе туды.

Әти белән әниемә мин бәхетле балачагым өчен рәхмәтемне белдерәм. Безгә - өч кызларына - бик яхшы тәрбия бирделәр. Апам Айсылу 20-нче музыка мәктәбендә укыта.

Ә сеңлем Луиза татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының чит телләр факультетында белем бирә. Әти безнең ялны оештыра белә иде. Йә кинога, йә шугалакка шуарга алып барды, сәламәт hәм нык булып үсүебезгә игътибар итте. Үзе сәяхәт итәргә яратканга, без дә дөнья күреп үстек. Кайда гына яшәмәдек без - Монголия, Иркутск, Чита, Германия дисеңме... Әти белән әни - безнең иң якын дусларыбыз да әле. Иптәшләребез, яшь кешеләр белән hәрдаим аралашып яшәгәч, алар яшь күңелле булып калдылар. Әбием дә шундый кеше иде. Сиксән ике яшендә дә көзгегә карап: "Әй, Аллам, мин картайганмын түгелме соң?" - дип шаяртканы әле дә хәтеремдә.

Гаиләдә hәрбер мәсьәлә уртага салып сөйләшенә. Дүрт хатын-кыз бик озак итеп hәр детальне барлап чыккач, бердәнбер ир заты буларак, тыныч hәм кыска итеп кенә үз фикере белән әти тәмамлый.

Үземә килгәндә, йомшак уенчыклар, күннән бизәнү әйберләре ясарга hәм дусларыма бүләк итәргә яратам. Фотога төшү hәм башкаларның иң кызыклы мизгелләрен объективта чагылдыру белән мавыгам. Салатлар әзерләргә, аларны матур итеп бизәргә (кыярдан яфраклар, кызыл чөгендердән роза чәчәкләре ясарга) яратам. Мәктәптә укыган вакытта бал биюләре дәресләре алдым. Шәhәр күләмендә үткәрелгән бәйгедә партнёрым белән чыгыш ясап җиңү яуладык.

Өлкәннәр минем кем булырга теләвем турында сорашканда "Артистка!" дип җавап бирә идем (кәефем булмаган вакытка эләксәләр - укытучы). Кызлар белән төркемдә җырлый башлаганчы, мәктәптә музыка укытучысы булып эшләдем. Кәефем булмаган чакка туры килде микәнни (көлә)?..

"Зө-Ләй-Лә"дән тыш радио hәм телевидениедә рекламларга музыкаль бизәлеш ясыйм. Шулай ук күп кенә җырчыларга бэк-вокал (төп тавышка кушылып) җырлыйм hәм башкаларны да өйрәтәм. Хәтта курчак театрында берничә персонажның минем тавыш белән "сөйләшкәне" бар. Бик тиз ритмлы тормыш белән яшим hәм үземне башкача күз алдына китерә дә алмыйм."

"Юлдаш" газетыннан

Сайт создан в системе uCoz