Зө-Ләй-Лә
"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
"Алтын җимеш" - "Зө-Ләй-Лә"нең өченче альбомы. 2005 елда, трионың туган көнендә, ягъни 7-нче декабрь көнне дөнья күргән. Бу альбом үзенең бертигез булуы белән аерылып тора. "Җан ярам", "Пар балдаклар" кебек хитлар, татар дискотекаларының иң кайнар трэгы - "Мин сине яратам" композициясе, Зөлфиянең фаҗигале рәвештә вафат булган бертуган энесенә багышланган "Киттең" җыры hәм, әлбәттә, Ләйсән белән Зөлфиянең улларына атап язылган "Алтын җимеш" hәм "Асыл ташым" җырлары. Бу - "Алтын җимеш" альбомы. Альбом тышлыгында түбәндәгечә язылган: "Сезнең кулыгызда “Зө-Ләй-Лә”нең өченче альбомы! Биредә йөрәгебез аша узган хисләр моң булып җырга салынган. Альбомны чыгаруга безне яратучы якыннарыбыз, дусларыбыз илhамландырды. Аеруча зур рәхмәтебезне “Казан” милли-мәдәни үзәгенең тавыш яздыру студиясенә, безгә рухи көч биреп торучы әти-әниләребезгә, барча якын туганнарыбызга белдерәбез! Аллаh Тәгалә барчабызны да хәвеф-хәтәрләрдән саклап, бәхетле тормышта гына яшәтсен иде!
Сезне яратып калучы "Зө-Ләй-Лә"
Алтын җимеш
Асыл ташым
Җан ярам
Җәйге Сабан туе
Киттең Мин сине яратам
Моңсу алмагач
Пар балдаклар
Сиңа тарта күңел
Тукта
Эх, алмагачлары!
Яшерен сөю