Зө-Ләй-Лә

ТРИО | ЗӨЛФИЯ ВӘЛИЕВА

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

"Зө"

Тулы исеме: Вәлиева Зөлфия Наил кызы

Туган урыны hәм датасы: Казан шәhәре, 17нче июнь

Гаилә хәле: кияүдә; ире Тәлгать, улы Кәрим

Тормыш девизы: "Кешеләргә өләшкәнең үзеңдә калыр, кызганганың - эзсез югалыр!"

"Мин Казанда туып үстем. Әтием Наил исемле (Балык Бистәсеннән), столяр, югары категорияле балта остасы. Агачка бик матур итеп бизәкләр төшерә. Язуы да бик пөхтә, матур, миңа да шул сыйфаты күчкән.

Әнием Сәвия (Яшел Үзәннән) бүгенге көндә "Эдельвейс" кибетендә сатучы булып эшли. Бик оста рәсем ясый, шигырьләр дә яза. Яшь чагында журналист булырга хыялланган. Әмма өч баланы туйдырырга кирәк, шуңа күрә тормыш башка юлны сайларга мәҗбүр итә.

Гаиләдә өч бала үстек: мин hәм ике энем. Уртанчысы, кызганычка каршы, ун ел элек фаҗигале рәвештә вафат булды. Рөстәм миннән яшь ярымга гына кече иде. Сарытауга командировкага баргач атып үтерделәр (көрсенә), ун айлык кызы ятим калды. Спорт белән шөгыльләнүче бик чибәр егет иде... Әти-әни өчен бу хәл кичерә алмаслык җан әрнүе; йөрәкләрендәге яра беркайчан да төзәлмәс.

Икенче энем Илсур исемле. Машиналар белән "җенләнгән" ул безнең, 12 яшьтә руль артына утырды, шуннан бирле төшкәне юк. Автоузышчы булырга хыяллана. Үземнең дә машина йөртергә теләгем бар. Илсур исә кечкенәдән гитара чиртә, пианинода да уйный белә. Тормыш иптәше Лия белән кыз үстерәләр. Бәбиләребез бер вакытта туганга, мәҗлесне дә бергәләшеп уздырдык. Әти белән әнинең тормышына яңа сулыш өреп җибәрдек. Энемнең фаҗигасеннән соң бик боегып калганнар иде, хәзер оныкларын сөеп юаналар.

Үземне хәтерли башлаганнан бирле сәләтле кешеләргә сокланып яшәдем. Алар белән аралашасым, үземнең дә шундый буласым килде. Кечкенәдән кунаклар алдында артистланырга ярата идем. Күз алдына китерегез: 3 яшьлек Зөлфия чайкала-чайкала йөреп, исерекне сурәтләргә тырыша, карап торучылар тыела алмыйча көлә hәм кул чаба. Тамашачыларның игътибар үзәгендә булырга омтылу шуннан калгандыр ул. Алкышлар шавының тәмен белеп калганмындыр, күрәсең, җаным гел шуны таләп итеп тора иде.

Әти-әнием гомер буе җыр-моңга гашыйк булып яшәделәр. Алар икәүләшеп баян түгәрәгенә йөриләр иде. Мине дә шунда яздырырга алып барган җирдән, фортепиано бүлегенә кабул иттеләр. Өстәмә рәвештә хорга да йөри башладым. Үз алдыма нинди дә булса максат куйсам, тешем-тырнагым белән ябышып, елый-елый булса да тормышка ашырырга тырышам. Музыка мәктәбеннән соң музыка училищесы (хор белән дирижёрлык итү hәм вокал), аннары Казан дәүләт мәдәният hәм сәнгать академиясенең актёр белгечлеге бүлегендә укыдым... hәм мин - актриса!

Санап чыгу гына җиңел икән, ул елларда күпме сөенеч-көенеч кичерелгән югыйсә. Музыкаль белемем миңа образларымны тулырак ачарга ярдәм итә. Театрда эшли башлаганнан бирле ике Сәрвәр ("Башмагым" hәм "Сүнгән йолдызлар") белән "саташып" яшим. Исемнәре бертөрле булса да, капма-каршы холыклы hәм язмышлы кызларым минем!.. Тормыш та шулай бит ул: бәхет белән бәхетсезлекне бер адым аерып тора. Үзем дә Игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын, Сәрвәрләр минем чагылышым кебек. Хәтта исемемне үзгәртергә микән әллә дип уйлап йөрдем (көлә).

Мин шундый халәттә хыял болытларында очып йөргәндә, безнең театрда сәхнә уты буенча режиссёр егет Тәлгать Сәрвәрләрне түгел, нәкъ менә мине, Зөлфияне күреп алган. Күреп кенә калмады, гашыйк булып, прожекторларының яктысын йөрәгемә таба төбәп, мәхәббәт учагын кабызуга иреште. Әти белән әнинең кайнар мәхәббәтенә сокланып үскәч, Ходайдан үземә дә шундый язмыш тели идем. Хәзер сөенеп туя алмыйм.

Улыбыз Кәрим тугач, бәхетем икеләтә артты. "Тинчурин хөрмәтенә куштыңмы?" дип сорап аптырап бетерәләр. Юк, әтием, энем тугач, аңа башта шул исемне сайлаган булган. Мәгънәсен дә бик ошаттык: "юмарт, киң күңелле". Шундый булып үсә күрсен!"

"Юлдаш" газетыннан

Сайт создан в системе uCoz