Тормышның күзенә карарга.

Аны ничек бар, шулай кабул итәргә.

Аны ничек бар, шулай яратырга.

Бу hәрбер адәм баласына

Аллаh тарафыннан бирелгән хак...

 

 

 

 

 

{ИҢ АВЫР ЧАКЛАРДА ДА КЕШЕ САЙЛЫЙ АЛА}

 

ӨСКӘ

“Могҗиза иясе” драмасының реклам ролигын карарга

“Могҗиза иясе” драмасыннан өзек карарга

 

          “Мин бирегә мәхәббәт эзләп килмәдем – мин акча эшләр өчен килдем. Димәк, бер могҗиза өчен сез миңа ике атна вакыт бирәсез?.. Ул үзенә кагылырга рөхсәт итәчәк”, - ди үзсүзле Гүзәл туташ Рәхманова hәм унбиш яшьлек Айдар белән зур йортта бер ялгызы кала. Нәкъ ике атнадан Җәббаровлар гаиләсендә могҗиза туа: бердәнбер уллары булган сукыр, чукрак, телсез Айдар тәүге сүзен әйтә.

“The miracle worker” дип аталган пьесасын америка драматургы Уильям Гибсон чын тормышта булган хәлләргә нигезләнеп яза. Инглизчә әсәрне татарчага Раил Өметбаев тәрҗемә итә. Ике сәгатькә якын барган тамашаны зал көләсе урында рәхәтләнеп көлеп, елыйсы җирдә туйганчы күз яшьләрен сөртеп, йотлыгып, бирелеп карап утыра.

 

Илдус hәм Наилә Җәббаровлар гаиләсендә зур кайгы: бердәнбер уллары Айдар (Раил Өметбаев) балачагындагы сирәк авырудан соң тулысынча сукыр, чукрак hәм телсез кала. Еллар уза, бала үсә, уңышлы газет мөхәррире булган гаилә башлыгы Илдус Җәббаров (Илфар Кәримов) хәсрәте белән килешеп соңгы өметеннән баш тарта. Бер Наилә генә (Зөлфия Вәкъкасова) газиз улы өчен көрәшүен дәвам итә.

Нәтиҗәдә йортка яшь укытучы Гүзәл Рәхманованы (Ләйсән Төхвәтуллина) чакырталар. Ул үзе дә элек сукыр булган. Интернатта тәрбияләнеп үскән. Айдарны күрүгә үк Гүзәлне азарт хисе биләп ала: хәзер тормышының бөтен мәгънәсе – Айдарны тәртипкә өйрәтү. Тик Айдар үзе дә бирешә торганнардан түгел: гариплегеннән файдаланып кешедән гайре, күбрәк хайванны хәтерләткән әлеге “нәни шайтан” бөтен кешене үз кубызына биетеп яши, теләсә нәрсә кылана, морадына hәрвакыт ирешә, hәм беркем дә беркайчан да аңа каршы килми.

 

Әмма Гүзәл туташ та гади “чикләвек” түгел. Әүвәл баланы үзеннән тәмам биздереп, соңыннан аның күңеленә юл ярып, ул Айдарны бармаклары белән сөйләшергә өйрәтә, яшь егетнең дөнья белән аралашырга никадәр теләгәнен аңлагач, аның аңын уятырга тырыша.

Гүзәл белән Айдар көрәшен тамашачы аh-ваh килеп карап утыра. Кире, үзсүзле Айдар чәлпәрәмә китергән тәлинкәләр, сындырган чәнечкеләр, Гүзәл йөзенә төкереп ыргыткан ризыклар, түгелгән суларболар барысы да ике көчле шәхес арасында барган бәхәснең тышкы чагылышы гына. Инде көтмәгәндә генә Айдар чәпелдәтеп Гүзәлнең яңагына берне китереп тарткач, зал шок хәлендә кала. Әлеге спектакль белән без “Яшьләр сәхнәсе” дип аталган II татар яшьләре hәм студентлары театр студияләре фестивалендә катнаштык. Фестивальнең жюри әгъзасы Данил Салихов әйтүенчә, Гүзәл белән Айдарны уйнаган Ләйсән hәм Раил сәхнәдә яши, тамашачыга рольләрен генә түгел, эчке дөньяларын да ачып бирә.

            Әлеге спектакльдә Гүзәл ролен башкарган өчен труппабызның яңа әгъзасы Әлмәт кызы Ләйсән Төхвәтуллина югарыда әйтелгән фестивальдә “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә җиңеп чыкты. Ә Раил Өметбаев Айдар роле өчен “Яшьләр сәхнәсе” фестиваленең гран-приена лаек булды.

Сайт создан в системе uCoz