Зө-Ләй-Лә

Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

Әссәламәгаләйкем, кадерле дуслар!

Сезне "Зө-Ләй-Лә" триосының рәсми булмаган сайтында сәламләргә бик шатмын!

Мин үзем - "Зө-Ләй-Лә" триосының иң җанатар фанатларыннан берсе. "Томаннар" җырын тәүге тапкыр ишеткәч үк, мин әлеге искиткеч гүзәл төркемгә җаным-калбем белән гашыйк булдым hәм хәзер үз тормышымны "Зө-Ләй-Лә" җырларыннан башка күз алдыма китерә дә алмыйм.

Әлеге сайтта сез минем иң яраткан башкаручыларым турында төрле-төрле кызыклы мәгълүматларны табарсыз, төркемнең иҗади тормышындагы яңалыклары белән танышырсыз hәм, әлбәттә, татар эстрадасындагы иң матур вә иң сыйфатлы җырларны тыңлап ләззәтләнерсез.

Рәхәтләнеп укыгыз, карагыз hәм тыңлагыз! Һәм әлбәттә инде, кунак китабында да бер-ике фикерегезне язып калдырырга онытмагыз!

Сорауларыгыз була калса языгыз. Минем E-mail: zolayla@mail.ru

Җанатар

Сайт создан в системе uCoz