Зө-Ләй-Лә

ТРИО

Баш биткә      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

"Зө-Ләй-Лә"...

Ничек матур яңгырый... Биш ел элек "Зө-Ләй-Лә" минем тормышыма да килеп керде. Прогрессив татар яшьләре күңелләрен әсир иткән төркем 2005 ел азагында үзенең 7 яшьлек туган көнен билгеләп үтте hәм дөньяга күптәннән көтелгән өченче альбомын - "Алтын җимеш"не hәдия кылды.

Барысы да Ләйсән Мәхмүтовадан башланып китә. (Төркемнең оешу тарихы белән сайтның "Интервью" бүлегендә танышырга була.) Нәкъ менә аның башына татар эстрадасында заманча прогрессив поп-төркем оештырырга дигән фикер килә. Татар үз сүзендә нык тора. Озак та узмый, галәмдә өр-яңа якты йолдыз пәйда була. "Зө-Ләй-Лә" йолдызы ул.

Зөлфия Вәлиева      Ләйсән Мәхмүтова      Ләйсән Закирова

...Барыбызга да билгеле ки, "Зө-Ләй-Лә" - Зөлфия Вәлиева, Ләйсән Мәхмүтова hәм Ләйсән Закирова оештырган төркем. Бу проектны тормышка ашыру теләге иң беренче Ләйсән Мәхмүтованың башына килә. Зөлфия белән Ләйсән дә кызыксынып киткәч, тәвәккәлләргә булалар. Уйнап кына тотынган булсалар да, кызларга бу ошап куя. Җырлый-җырлый, уйлый-уйлый исеме дә барлыкка килә. "Зө-Ләй-Лә" белән аваздаш булган Зөлалә дигән хатын-кыз исеме "саф, чиста, үтә күренмәле" мәгънәсенә ия. Төркемнең исеме җисеменә туры килсә дә килер икән!..

Матбугатта төркем нәкъ кызлар исеме шикелле "Зөләйлә" дип тәкъдим ителсә дә, уйлап тапкандагыча "Зө-Ләй-Лә" дип языла ул. Иҗат мәсьәләсендә бербөтен булсалар да, иҗекләп язу hәм әйтү дөресрәктер. Чөнки тормышта алар hәрберсе мөстәкыйль, аерым мөнәсәбәткә лаеклы шәхесләр. Кеше гомере язылмаган романга тиң. Кайберәүләрнеке хәтта роман-эпопеягә тарта. Ничек кенә тырышсаң да, кешене тулысынча өйрәнеп бетереп булмыйдыр, мөгаен. Шулай да "Зө-Ләй-Лә" вәкилләре турында мөмкин булган кадәр мәгълүмат тупланды.

Менә инде Зөлфия Вәлиева белән Ләйсән Мәхмүтова ана булу бәхетенә ирештеләр. Күз тимәсен, уллары гөрләшеп үсеп килә. Аларга карагач, әлеге шигырь юллары искә төшә:

Ана -

Бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...

Сабыйларның тууы яшь аналарның дөньяга карашларын тамырдан үзгәрткән. Газиздән газиз нарасыйларын тәүге тапкыр кулга алган мәлдә болай да хисле күңелләренең тагын да нечкәрүен, мәхәббәт төшенчәсенең яңадан-яңа төсмерләргә баюын сизми калмаганнардыр. Димәк, иҗат итәр өчен яңа көч, илhам чишмәләре барлыкка килде дигән сүз. Аның нәтиҗәсе - Ләйсән Мәхмүтова белән Зөлфия Вәлиева иҗат иткән "Алтын җимеш" hәм "Асыл ташым" җырлары...

"Юлдаш" газетыннан