Һәй, милләтем! Газиз халкым!

Йоклама, уян тизрәк!

“Аҗаган”дай яшьнәп, янып

Алга атларга кирәк!

 

 

 

 

{ЯШЬ ЧАК – ҖҮЛӘР ЧАК}

 

          “Яшь гомерләр ике килми – белегез кадерләрен!” дип җырлый татар халкы. Яшьлек hәм яшен. Никадәр охшаш сүзләр! Менә безнең яшь чакларыбыз да яшен тизлеге белән үтте дә китте. “Вай! Бигрәк тиз картайгансыз әле!” дип дәгъва кылырсыз, бәлки... Юк шул, дуслар! Без инде элеккеге наив, бар нәрсәгә дә ышана торган “Аҗаган” түгел шул. Ниhаять, безнең җүләр башларыбызга да акыл керә башлады. Ни әйтсәң дә, IV курс бит инде – акыл да керерлек.

          Ә шулай да олыгаясы, җитдиләнәсе, кылган гамәлләрең өчен тулысынча җаваплы буласы бер дә килми шул. Шуңа күрә виртуаль рәвештә генә булса да, без мәңге шундый саф, чиста, самими, ышанучан булып калырга теләдек. Нәкъ Оскар Уайльдның Дориан Грей портреты кебек. Әлбәттә, безнең сәбәпләр дә, максатлар да бөтенләй башка төрле. Әлбәттә, чын тормышта да без инде башкалар. Тик менә әлеге сайт безнең тиле, җүләр, әмма якты hәм хыялый яшьлегебезнең шушындый бер матур чагылышы булып калсын иде.

          ...Барысы да 2004 елның июнь аенда башланып китә. Казанда I Бөтендөнья татар яшьләре форумы дигән күптән көтелгән зур вакыйга уза. Җир шарының төрле мәмләкәт вә калаларыннан килгән яшь милләттәшләребез белән әлеге җыен кысаларында Раил дигән егетебез дә аралаша. Телләр белгән илләр гизгән диләр. Шулай сөйләшә-сөйләшә Раил Мәскәүдә укучы Ленар дигән бер кардәш белән таныша.

Бактың исә, Ленар – Чаллы егете икән. Үзе Мәскәүдә Русиянең Халыклар дуслыгы университетында (РУДН) белем ала. “Менә вузыбызда татарлар да байтак, үзебезнең “Кардәшлек” дигән милли оешмабыз да бар, ә менә Казаннан кунаклар сирәк кенә килә” – ди Ленар. Раилгә шул җитә калган инде. “Борчылма, кардәш! Көз көне сезгә кунакка спектакль белән киләбез!” – ди Раил.

          Көз көне укулар башланып киткәч, Раил җәйге хәлләр турында төркемдәшләренә сөйләп биргән. Ә безнең Казан дәүләт университетының Журналистика hәм социология факультеты татар журналистикасы бүлеге студентлары, үзегез ишетеп беләсездер, бик чая халык. Раил белән Ленарның идеясен шунда ук эләктереп алып аны үстереп тә киттеләр. Инде хәзер нинди спектакль куярга дигән сөаль килеп басты. Озын-озак эзләнүләрдән соң Туфан ага Миңнуллиның “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасында тукталдык. Ник дигәндә, чөнки:

-         беренчедән, егетләр аз катнаша торган спектакль (ә бездәге егетләр котлыгы мәсьәләсен яхшы беләсездер),

-         икенчедән, сәхнәләштерү өчен җиңел пьеса,

-         өченчедән (the last but not the least), мәгънәсе тирән, хәтта тетрәндергеч булган әсәр.

Өстәвенә Алсу дигән кызыбызның кайчандыр әлеге спектакльдә баш героиня булып уйнаганы да ачыкланды. Урыс әйтмешли, на ловца и зверь бежит.

          Рольләрне бүлешеп чыккач, репетицияләргә керештек. Көн дә диярлек төнге унике-берләргә кадәр тулай-торактагыларга иркенләп йокларга бирмәсәк тә, нәкъ вакытында җитештек. Татарстан Конституциясе көненә иҗат җимешебез әзер иде инде. Тик Мәскәүгә барыр алдыннан әүвәл аны бераз шомартырга булдык. Шулай итеп безнең Татарстан буенча тәүге гастрольләребез башланып китте.

          Киров өлкәсенең Малмыж районы дисеңме, Балтач, Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче, Байлар Сабасы дисеңмебарысын да урап чыктык. Үзебезнең яңа гына табадан төшкән труппабызга менә дигән исем дә уйлап таптык! Безне "аҗаган" сүзеннән дә яхшырак тасвирлаучы кәлимә юктыр ул. Хәзер без моны бигрәк тә яхшы аңлыйбыз: шулай ике ел буена аҗагандай балкып-яктыртып тордык та, тиздән инде таралырга туры киләчәк... Но не будем о грустном! Шулай итеп, декабрь урталарында чират, ниhаять, Мәскәүгә дә килеп җитте. Бөтендөнья татар конгрессының эчкерсез ярдәме белән без олы юлга кузгалдык.

          Һәм... Мәскәүдәге тамаша искиткеч булды! Үзебезне шулкадәр җылы кабул итәрләр дип бер дә көтмәгән идек. Зал шыгрым тулган иде! Һәм спектакль дәвамында бер өф иткән тавыш та ишетелмәде!.. Мактанмыйча авыз тутырып әйтә алабыз: эшләгән эшебез бушка булмады. Милләттәшләребезнең безгә баглаган өметләрен без аклый алдык дип уйлыйбыз.

          Ә Мәскәүдән соң әле тагын Казан булды. 2005 елның 19-нчы гыйнварында без Казан сәхнәсендә сынау тоттык. Һәм без аны уңышлы уздык. Спектакльне карарга “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасының авторы Туфан ага Миңнуллин үзе дә килде. Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук Нәҗибә апа Ихсани, деканыбыз Васил абый Гарифуллин, Ирек абый Баhман, Шамил абый Закиров, Ләйсән Закирова, Мәликә hәм әле тагын күп кенә башка танылган шәхесләребез дә булды.

          Ә Казаннан соң безне Кукмара, Кукмарадан соң исә “Яшьләр сәхнәсе” дип исемләнгән татар студентларының I театр фестивале көтә иде. Анда юньләп катнашырга да өлгермәдек, инде кабат юлга кузгалырга туры килде. Бу юлы Волгоградка. Волгоградта яшәүче милләттәшләребезнең татар театрын инде менә унбиш ел күргәннәре булмаган икән! И, сөенделәр инде безнең килүебезгә. Ел да уза торган Тукай укуларын безнең спектакль дәвам итте.

          Ә Казанга кайтуга ни белик: Алсуыбыз “Яшьләр сәхнәсе” фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы” номинациясендә җиңеп чыккан икән бит! Ә Раил “Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңү яулаган!

          Шулай итеп, безнең беренче сезоныбыз әкренләп ахырына да якынлашты, тыныч кына ябылды да. Сессияләребезне исән-сау гына тапшырып, без җәйге ялга таралыштык.

          Ә инде кабат бергә җыелгач, уйлый-уйлый яңа әсәрне сәхнәләштерергә булдык. Тик бу юлы без тамашачыларны елатырга түгел, ә көлдерергә булдык. Шулай итеп, икенче сезоныбызны Данил Салиховның “Кызлар капкыны” комедиясе белән үткәрергә булдык. Труппабызга яңа егетне дә кабул иттек. Төркемдәшебез Гадел Галәметдинов ул. Һәм барысы да яңадан башланды: Лаеш, Балык Бистәсе, Малмыж, Балтач, Байлар Сабасы, Мәскәү... Алга таба?..

Сайт создан в системе uCoz