Зө-Ләй-Лә
"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "АЛТЫН ҖИМЕШ" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
АЛТЫН ҖИМЕШ
И.Мәхмүтова сүзләре, Л.Мәхмүтова көе
Җырны тыңларга
1) Җәннәт бакчасында йөрдем,
Җимеш агачы күрдем.
Түзә алмадым: шул агачтан
Алтын җимешен өздем.
кушымта:
Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.
2) Бәхетеңнең чишмәләре
Диңгезләргә юл алсын.
Теләгән теләкләремә
Фәрештәләр кушылсын.
кушымта:
Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.
Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.
3) Елмаясың, көләсең,
Миңа куллар сузасың,
“Әннә”, “әттә”, “әббә” дигәч
Яшәү яме бирәсең.
кушымта:
Алтын җимеш – син икән,
Йөрәктән өзелеп төшкән,
Җан җылымның җылысы – син,
Ходаем сөеп биргән.