Зө-Ләй-Лә
"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "АСЫЛ ТАШЫМ" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
АСЫЛ ТАШЫМ
Г.Гобәева сүзләре, З.Вәлиева көе
Җырның өзеген тыңларга
1) Гашыйк булдым бер чибәргә: зәңгәр күлдәй күзләре,
Урман кебек керфекләре, балдай татлы телләре.
кушымта:
Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.
2) Синең өчен мин әзермен кояшка да менәргә,
Йолдызлардан бина төзеп, шунда сине көтәргә.
кушымта:
Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.
3) Сине генә мин яратам, сине генә сагынам.
Синең өчен генә яшим, синең өчен җан атам.
кушымта:
Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.
Әй, чибәрем, кыйгач кашым!
Бигрәк нурлы йөзләрең!
Йөзектәге асыл ташым,
Сине генә эзләдем.