Зө-Ләй-Лә
"ЯКТЫ ТЕЛӘК" АЛЬБОМЫ | "БӘЙЛИМ-СҮТӘМ" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
БӘЙЛИМ-СҮТӘМ
халык сүзләре, Л.Мәхмүтова көе
Җырны тыңларга
1) Кечкенәдән өзелеп сөйдем, өзелеп сөйдем мин сине,
Гөрләп янган ут эченә жәлләми салдың мине.
кушымта:
Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне.
Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне.

2) Сандугачым сайрады да оясына кермәде,
Ашкынды яшь йөрәккәем – ни күрәсең, белмәде!
Алма биреп ашатырлар – ашама, бәгырькәем!
Дошман сүзләренә карап ташлама, җанкисәккәем!
кушымта:
Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне.
Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне.
Бәйлим-сүтәм, бәйлим-сүтәм бәйләгән бәйләмемне.
Бәйләгән атлар күк торам, белмисез хәлләремне.
3) Кара бөдрә чәчләремне тарадым, урамадым,
Тауга менеп, ташка басып кычкырдым, түзә алмадым.