Зө-Ләй-Лә
"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "БЕР СИН ГЕНӘ" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
БЕР СИН ГЕНӘ
Р.Харис сүзләре, Л.Таhирова көе
Җырны тыңларга
1) Бер син генә түгел лә – ул миңа болай караган,
Керфекләрен тарак итеп күз нурларын тараган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
2) Бер син генә түгел лә – ул миңа болай омтылган,
Сагышлы чагымны күреп күзләренә моң тулган.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.
3) Бер син генә түгел лә – ул миңа болай сүз дәшкән,
Акыллы киңәшләр биреп бәхет юлы эзләшкән.
Ләкин җирдә бер син генә мине болай тилмерткән,
Йөрәгемә сөю салып мәхәббәттән тилерткән.