Зө-Ләй-Лә

"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "ҖАН ЯРАМ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ҖАН ЯРАМ

К.Сәгадәт сүзләре, Л.Мәхмүтова көе

Җырны тыңларга    

"Җан ярам" клибыннан өзек карарга (Part I)    

"Җан ярам" клибыннан өзек карарга (Part II)    

1) Йөрәгемә якын кеше булып бөтен барлыгымны биләдең.

Күк капусын ачып кергән идем.

Айда дигәч, айга менгән идем.

Үзең дәштең, үзең дәштең миңа,

Үзең дәштең – үзең килмәдең.

Үзең дәштең, үзең дәштең миңа,

Үзең дәштең – үзең килмәдең.

кушымта:

Көндезләрен шәм яндырып эзлим,

Төннәремдә айга ялварам.

Давыллардан йолып, упкыннарга аткан

Төзәлмәслек минем җан ярам.

Давыллардан йолып, упкыннарга аткан

Мәңге төзәлмәслек җан ярам.

2) Ай янында якты йолдыз булып, Зөhрә йолдыз булып син янсаң,

Хисләремнән ефәк баскыч үреп,

Синең янга мин дә менәр идем,

Яннарыңда, яннарыңда миңа,

Яннарыңда урын таба алсаң.

Яннарыңда, яннарыңда миңа,

Яннарыңда урын таба алсаң.

кушымта:

Көндезләрен шәм яндырып эзлим,

Төннәремдә айга ялварам.

Давыллардан йолып, упкыннарга аткан

Төзәлмәслек минем җан ярам.

Давыллардан йолып, упкыннарга аткан

Мәңге төзәлмәслек җан ярам.

Сайт создан в системе uCoz