Зө-Ләй-Лә
"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "ҖӘЙГЕ САБАН ТУЕ" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
ҖӘЙГЕ САБАН ТУЕ
Э.Гариф сүзләре, Ләйсән hәм Рифгать Закировлар көе
1) Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда,
Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда.
кушымта:
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.

2) Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар,
Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар.
кушымта:
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
3) Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына.
Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена!
кушымта:
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары,
Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары.
Әйдә, әйдә Сабан туена!