Зө-Ләй-Лә

"ЯКТЫ ТЕЛӘК" АЛЬБОМЫ | "ҖУЙДЫМ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ҖУЙДЫМ

Ш.Җиhангирова сүзләре, Л.Мәхмүтова көе

Җырны тыңларга    

1) Салкын чишмәләрдән су эчсәм дә,

Җаным тынмас, сусау бетмәс инде.

Дәрьяларга төшкән энҗе кебек

Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Дәрьяларга төшкән энҗе кебек

Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

2) Бәхетебезне кайчан күпсенде дә

Бар дөньяга сипте вакыт җиле.

Көннәремнән түгел, гөлләремнән

Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Көннәремнән түгел, гөлләремнән

Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

3) Иртә шиңгән назлы гөлләр кебек

Ник сүрелде күңел, нигә сүнде?

Күзләремнән түгел, күңелемнән

Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Күзләремнән түгел, күңелемнән

Җуйдым инде сине, җуйдым сине.

Җуйдым бит! Җуйдым бит!

Җуйдым сине!

Сайт создан в системе uCoz