Зө-Ләй-Лә

"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "ЭНҖЕ ХИСЛӘРЕМ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ЭНҖЕ ХИСЛӘРЕМ

И.Икъсанова сүзләре, З.Вәлиева көе

Җырны тыңларга    

1) Төн буе тын гына сибелде энҗеләр.

Хисләрем дәрьясын иңләдем мин җүләр.

Төн буе тын гына сибелде энҗеләр.

Хисләрем дәрьясын иңләдем мин җүләр.

кушымта:

Ак энҗе хисләрем агылды ак юлдан,

Ә юлның чатында син торган, син булган.

2) Төн буе күңелемдә ак тынлык уралды.

Син булган икән бит! Тынлыкның моңнары...

Төн буе күңелемдә ак тынлык уралды.

Син булган икән бит! Тынлыкның моңнары...

кушымта:

Ак энҗе хисләрем агылды ак юлдан,

Ә юлның чатында син торган, син булган.

3) Тын калган дөньяда мин генә шау-шулы,

Хисләрем ак энҗе, ярсулы, ташулы.

Тын калган дөньяда мин генә шау-шулы,

Хисләрем ак энҗе, ярсулы, ташулы.

кушымта:

Ак энҗе хисләрем агылды ак юлдан,

Ә юлның чатында син торган, син булган.

Төн буе тын гына сибелде энҗеләр...

Сайт создан в системе uCoz