Зө-Ләй-Лә
"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "КИТТЕҢ" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
КИТТЕҢ
(Рөстәм энемнең якты истәлегенә)
Ә.Гадел сүзләре, З.Вәлиева көе
"Язмышлардан узмыш юк икән" телесериалына саундтрек
Җырны тыңларга
1) Хәзер кайтам диеп киттең.
Кемнәр кисте юлларың?
Минем алтын йолдызымны
Кайсылары урлады?
кушымта:
Киттең, киттең, киттең, җаным,
Киттең кайтмас юлларга,
Тирән дәрьяларга түгел,
Салдың тирән уйларга.
2) Канатларым идең минем,
Үткер сүзләрем идең.
Әйтегезче, бөркетемә
Кемнең күзләре тиде?
кушымта:
Киттең, киттең, киттең, җаным,
Киттең кайтмас юлларга,
Тирән дәрьяларга түгел,
Салдың тирән уйларга.
3) Кырлар буйлап сине эзлим,
Минем өмет йолдызым.
Хәзер кайтам дидең үзең.
Ник калдырдың ялгызым?
кушымта:
Киттең, киттең, киттең, җаным,
Киттең кайтмас юлларга,
Тирән дәрьяларга түгел,
Салдың тирән уйларга.
4) Бәхет юллары эзләдең, тормыш, дип, матур булсын.
Бәгырем, йөргән эзләрең гел чәчәкләргә тулсын.
Көмеш нурларга тулсын.
Гөлчәчәкләргә тулсын.