Зө-Ләй-Лә

"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

МИН ЯРАТАМ СЕЗНЕ

Т.Абдыршин көе

1) Мин яратам сезне яшерен генә,

Хыялымда назлап иркәлим.

Мәхәббәтем сибә җылы нурын.

Кояштай язгы иртәмен.

кушымта:

Мин яратам сезне эчтән генә.

Сөюләрем җырга әйләнгән.

Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның

Сезнең исем белән бәйләнгән.

2) Мин яратам сезне куркып кына,

Белә калса ярар иде, дип.

Өметләнәм үзем: сизә калса,

Ул да шулай янар иде, дип.

кушымта:

Мин яратам сезне эчтән генә.

Сөюләрем җырга әйләнгән.

Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның

Сезнең исем белән бәйләнгән.

3) Мин яратам сезне язлар белән,

Җәйләр белән hәм көзләр белән,

Табигатьнең җылы мәхәббәтен

Сезгә, дуслар, сезгә бүләк итәм.

кушымта:

Мин яратам сезне эчтән генә.

Сөюләрем җырга әйләнгән.

Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның

Сезнең исем белән бәйләнгән.

4) - Кызлар, ә сез кемне яратасыз?

- Ә син үзең кемне яратасың?

- Минме? Мин барысын да яратам!

- Нәрсә?!

- Ничек барысын да?!

- Менә шулай инде: барысын да яратам!

- И-и, җүләр син!

кушымта:

Мин яратам сезне эчтән генә.

Сөюләрем җырга әйләнгән.

Һәрбер сүзе, hәрбер юлы аның

Сезнең исем белән бәйләнгән.

Мин яратам сезне куркып кына,

Хыялымда назлап иркәлим,

Ә мин яратам сезне...

Сайт создан в системе uCoz