Зө-Ләй-Лә
"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "ПАР БАЛДАКЛАР" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
ПАР БАЛДАКЛАР
Н.Йосыпова сүзләре, “Зө-Ләй-Лә” көе
Җырны тыңларга
1) Мәхәббәтне исбат итеп пар балдаклар кигәнсез,
Бер-береңә саф булырга вәгъдәләрне биргәнсез.
Пар балдаклар насыйп булсын берсен-берсе сөйгәнгә,
Бер-беренә туры карап “Без – тиң ярлар” дигәнгә.
кушымта:
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.

2) Пар балдаклар, җитәкләшеп гомер юлын үтегез,
Җил-давыллар булмый калмас – барына да түзегез.
Кулыгыздан пар балдаклар бер үк төшә күрмәсен,
Йөрәкләрне өшетерлек язмыш җиле үтмәсен.
кушымта:
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп алтын көзгә җитәргә.
Пар балдаклар кияләр бит парлап гомер итәргә,
Берсен-берсе хөрмәт итеп яшәргә.
3) Кадерле кәләш белән кияү!
Чәчәк атсын, җимеш бирсен мәхәббәт гөлләрегез!
Бәхет белән балкып торсын hәрвакыт йөзләрегез!