Зө-Ләй-Лә
"ЯКТЫ ТЕЛӘК" АЛЬБОМЫ | "КАНАТЛАР" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
КАНАТЛАР
Ф.Халиуллина сүзләре, К.Шафикова көе
Җырны тыңларга
1) Кошларның канатын кисмәгез,
Очсыннар биектә, иректә.
Иректә аларның кодрәте,
Тылсымлы көчләре иректә.
кушымта:
Җилпенеп уйнасын канатлар
Киңлектә, тантана юлында,
Офыктан офыкка күчсеннәр
Коенып якты нурында.
2) Ник оча дисезме кошларны?
Ни эзли талпынып тын гына?
Көй эзли бер кунып сайрарга,
Өр-яңа көй эзли, җыр гына.
кушымта:
Җилпенеп уйнасын канатлар
Киңлектә, тантана юлында,
Офыктан офыкка күчсеннәр
Коенып якты нурында.
3) Җыр эзли күкләрне иңрәтеп
Тынгысыз хисләре юлында.
Битараф булмагыз таңнарда,
Сайраса кошкайлар. Моң гына!
кушымта:
Җилпенеп уйнасын канатлар
Киңлектә, тантана юлында,
Офыктан офыкка күчсеннәр
Коенып якты нурында.