Зө-Ләй-Лә

"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "КЫРГА ЧЫКТЫМ, ЮЛГА ЧЫКТЫМ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

КЫРГА ЧЫКТЫМ, ЮЛГА ЧЫКТЫМ

К.Булатова сүзләре, Р.Нәгыймов көе

1) Кырга чыктым, юлга чыктым, зәңгәр күккә карадым.

Кырга чыктым, юлга чыктым, зәңгәр күккә карадым.

Зәңгәр күкләргә карадым, тугыз йолдыз санадым.

Зәңгәр күкләргә карадым, тугыз йолдыз санадым.

2) Зәңгәр күкләргә карадым, тугыз йолдыз санадым.

Зәңгәр күкләргә карадым, тугыз йолдыз санадым.

Зәңгәр күктә синнән якты йолдыз таба алмадым.

Зәңгәр күктә синнән якты йолдыз таба алмадым.

3) Зәңгәр күктә йолдызлар күп, иң яктысы бер генә.

Зәңгәр күктә йолдызлар күп, иң яктысы бер генә.

Тирә-юньдә дусларым күп, иң якыны – син генә.

Тирә-юньдә дусларым күп, иң якыны – син генә.

4) Күңелемдә дә, күгемдә дә үз йолдызым бер генә.

Күңелемдә дә, күгемдә дә үз йолдызым бер генә.

Шул йолдызым син икәнен үзең белмисең генә.

Шул йолдызым син икәнен үзең белмисең генә.

Сайт создан в системе uCoz