Зө-Ләй-Лә

"ЯКТЫ ТЕЛӘК" АЛЬБОМЫ | "САУ БУЛЫГЫЗ!" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

САУ БУЛЫГЫЗ!

Ш.Җиhангирова сүзләре, “Зө-Ләй-Лә” көе

1) Аерылыр минутлар да килде.

Сизелми дә үтте бу кичләр.

Җырлаштык та, көлештәк тә бергә.

Уртак булды безнең уй-хисләр.

кушымта:

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

2) Рәхмәт сезгә алкышыгыз,

Җылы караш, уртак хис өчен.

Рәхмәт сезгә бергә-бергә үткән

Җырлы-моңлы шушы кич өчен.

кушымта:

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

3) Хушлашмыйк без, саубуллашыйк кына.

Очрашулар өмет итәбез.

“Очрашканга хәтле сау булыгыз,

Якын дуслар!” диеп китәбез.

кушымта:

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

Сау булыгыз! Сәламәт булыгыз!

Кайгы-хәсрәт күрми яшәгез!

Күп тә үтмәс, бүгенгедәй сезгә

“Исәнмесез!” диеп дәшәрбез.

Сайт создан в системе uCoz