Зө-Ләй-Лә

"ЯКТЫ ТЕЛӘК" АЛЬБОМЫ | "СӘЯХӘТЧЕ ҖЫРЫ"

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

СӘЯХӘТЧЕ ҖЫРЫ

Г.Зәйнашева сүзләре, З.Гыйбадуллин көе

Җырны тыңларга    

1) Таныш түгел юллар буйлап мин озак йөрдем,

Туган ягым күренер диеп тауларга мендем.

кушымта:

Эх, гүзәл туган ягым! Эх, ямьле туган ягым!

Тау башында бакча булып төшемә кердең.

Эх, гүзәл туган ягым! Эх, ямьле туган ягым!

Тау башында бакча булып төшемә кердең.

2) Туган яктан ерак китеп диңгезләр кичтем,

Сагыш дигән тирән күлнең суларын эчтем.

кушымта:

Эх, гүзәл туган ягым! Эх, ямьле туган ягым!

Тальян гармун моңы булып җырыма күчтең.

Эх, гүзәл туган ягым! Эх, ямьле туган ягым!

Тальян гармун моңы булып җырыма күчтең.

3) Туган яктан еракта да дуслар очраттым,

Ләкин яшьлек дустым калган илемә кайттым.

кушымта:

Эх, гүзәл туган ягым! Эх, ямьле туган ягым!

Бәхетемне читтә түгел, мин синдә таптым.

Эх, гүзәл туган ягым! Эх, ямьле туган ягым!

Бәхетемне читтә түгел, мин синдә таптым.

Эх, туган як! Эх, туган як!

Эх, рәхәт туган якта!

Сайт создан в системе uCoz