Зө-Ләй-Лә

"ЯКТЫ ТЕЛӘК" АЛЬБОМЫ | "СИН..." ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

СИН...

Э.Гариф сүзләре, Л.Мәхмүтова көе

Җырны тыңларга    

1) Кайнар алтын комда басып торам.

Зәңгәр диңгез нидер пышылдый.

Комга язган синең исемеңне

Ак дулкыннар әкрен генә ялый.

Ефәк сыман ефак назлы җилләр

Толымымны сүтеп китәләр.

Шук дулкыннар йөгерешеп килеп

Кояш нурын бүләк итәләр.

кушымта:

Син, син, син...

Тик синең белән генә

Бу җәннәт эчендә

Минем каласым килә.

Син, син, син...

Тик синең белән генә

Бу җәннәт эчендә

Минем каласым килә.

2) Диңгез дәшеп мине еракларга

Аягыма килеп сарыла,

Диңгез арты алсу офыкларга

Алып барам, ди, сөйгән ярыма.

кушымта:

Син, син, син...

Тик синең белән генә

Бу җәннәт эчендә

Минем каласым килә.

Син, син, син...

Тик синең белән генә

Бу җәннәт эчендә

Минем каласым килә.

3) Кайнар алтын комда басып торам.

Зәңгәр диңгез нидер пышылдый.

Комга язган синең исемеңне

Ак дулкыннар әкрен генә ялый.

Син янымда. Кайнар сулышың...

Ул мине исертә. Исертә, тилертә.

Йөрәкләр кушылып тилерә.

кушымта:

Син, син, син...

Тик синең белән генә

Бу җәннәт эчендә

Минем каласым килә.

Син, син, син...

Тик синең белән генә

Бу җәннәт эчендә

Минем каласым килә.

Сайт создан в системе uCoz