Зө-Ләй-Лә

"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "СИҢА ТАРТА КҮҢЕЛ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

СИҢА ТАРТА КҮҢЕЛ

М.Гыймазетдинов сүзләре, Л.Мәхмүтова көе

Җырның өзеген тыңларга    

1) Сине күрсәм үзем, ала алмыйм күзем,

Сихерлисең, ахыры, син мине.

Сиңа җырлар төздем, сөйдем, әйтми түздем,

Ник килмисең, иркәм, син бире?

Сиңа җырлар төздем, сөйдем, әйтми түздем,

Ник килмисең, иркәм, син бире?

2) Сиңа тарта күңел, hич түзәрлек түгел,

Каршыларга сине гел барам.

Сүрел, димен, сүрел. Юк, сүрелми күңел!

Сөюемә тугъры мин калам.

Сүрел, димен, сүрел. Юк, сүрелми күңел!

Сөюемә тугъры мин калам.

3) Мин – синең бәхетең.

Син – минем бәхетем.

We belong together.

4) Узар шулай еллар. Туар яңа җырлар.

Кабатланмас узган көннәрем.

Сине көтә-көтә яшьлек узып китәр,

Чәчкәләрем кояр гөлләрен.

Сине көтә-көтә яшьлек узып китәр,

Чәчкәләрем кояр гөлләрен.

Сүрел, димен, сүрел. Юк, сүрелми күңел!

Сөюемә тугъры мин калам.

Сүрел, димен, сүрел. Юк, сүрелми күңел!

Сөюемә тугъры мин калам.

Сайт создан в системе uCoz