Зө-Ләй-Лә
"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "ТОМАННАР" ҖЫРЫ
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
ТОМАННАР
сүзләр авторы билгесез, Л.Мәхмүтова көе
Җырны тыңларга: "Томаннар" (альбом версиясе)
Җырны тыңларга: "Томаннар" - LIVE on radio "Kuray" (Qazan - 73,97 FM)
"Томаннар" клибыннан өзек карарга (Part I)
"Томаннар" клибыннан өзек карарга (Part II)
1) Ярлардан ярлар күренми, су өсләре – ак томан.
Чыгарсың кебек йөгереп шул ак томан артыннан.
Дәшсәм ишетәрсе кебек, кул сузсам да җитәр күк,
Сагышымны аңа салсам, томан алып китәр күк.
кушымта:
Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.
Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.
2) Килер синең дә хисләрең – томаннар килер алып.
Җибәр йөрәгең җылысын ак томаннарга салып.
Синең ярда ничек икән? Минем ярда ак томан.
Сине күкрәгемә кысып томанда басып торам.
кушымта:
Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.
Томаннар аерып тора, томаннар тоташтыра,
Томаннар артыннан таба сиңа хисләр ашкына.