Зө-Ләй-Лә

"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "ТУКТА" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ТУКТА

Д.Сәфәров hәм “Зө-Ләй-Лә” сүзләре, А.Вәлитов hәм “Зө-Ләй-Лә” көе

Җырның өзеген тыңларга    

1) Пыяла ватылган тавыш ишетелә.

Ул сөюнең бетүен хәбәр итә.

Йөрәкне яндыра төзәлмәслек яра.

Мәхәббәт моңсу елмаеп китеп бара.

кушымта:

Тукта! Кызма! Сабыр ит. Чыда!

Уйлап тап, җаен тап, булдыр!

Сиңа язган сине табыр, сиңа булыр.

2) Күзләрдән бөркелә ачулы караш.

Җылы йөрәк урынына салкын таш.

Мәхәббәт дәфтәре бик озак язылды

Һәм көтмәгәндә урталайга ертылды.

кушымта:

Тукта! Кызма! Сабыр ит. Чыда!

Уйлап тап, җаен тап, булдыр!

Сиңа язган сине табыр, сиңа булыр.

3) Мәхәббәт кире кайтыр, ә бәлки, кайтмас,

Йөрәкләрдә өмет чаткысы югалмас.

Вакыт ярдәм итә барысын онытырга.

Кызмаска кирәк, бераз суынырга.

кушымта:

Тукта! Кызма! Сабыр ит. Чыда!

Уйлап тап, җаен тап. Ну, булдыр!

Сиңа язган сине табыр, сиңа булыр.

Сайт создан в системе uCoz