Зө-Ләй-Лә

"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "ЯҢА ЕЛДА" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ЯҢА ЕЛДА

Э.Гариф сүзләре, Л.Закирова көе

Җырны тыңларга    

1) Яңа елның салкыннары булып алган бер сын синең йөзеңне.

Битләреңә, керфекләреңә кунып шаян карлар үпсен үзеңне.

Кочакласын тик шаярып кына кар бураны сине иңеңнән,

Минем өчен үпсен әкрен генә күзләреңнән, битеңнән.

кушымта:

Яңа елда

Минем янда

Син, кадерлем,

Сөйгән ярым, бәхетем.

Яңа елда

Безнең теләк:

Бар дөньяны

Урап алсын мәхәббәт!

2) Урамнарда сихри утлар яна, күкне бизи якты йолдызлар.

Синең белән бергә булсам гына, йөрәгемдә бетмәс шатлыклар.

Яңа елда өмет йолдызлары яктыртсыннар безнең күңелне.

Яңа төндә энҗе карлар ява – шушы бәхет түгелме?

кушымта:

Яңа елда

Минем янда

Син, кадерлем,

Сөйгән ярым, бәхетем.

Яңа елда

Безнең теләк:

Бар дөньяны

Урап алсын мәхәббәт!

Сайт создан в системе uCoz