Зө-Ләй-Лә

"АЛТЫН ҖИМЕШ" АЛЬБОМЫ | "ЯШЕРЕН СӨЮ" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ЯШЕРЕН СӨЮ

Н.Касыймов сүзләре, “Зө-Ләй-Лә” көе

1) Чишмә янын тал ярата, ә таллыкны сандугач.

Чишмә юлын бик яратам, бик яратам, син узгач. Ай!

Чишмә үбә иреннәрең, ә мин – салкын чишмәне.

Көн дә шулай үбешәбез. Серемне мин чишмәмен!

кушымта:

Чишмә суы басмый икән яшерен сөю ялкынын.

Үзең килеп бер үпсәңче, терелер идем, алтыным.

Чишмә суы басмый икән яшерен сөю ялкынын.

Үзең килеп бер үпсәңче, терелер идем, алтыным.

2) Күпме шулай үпкәнмендер син дип салкын чишмәне:

Томау төште борыныма, тавыш әллә нишләде.

Доктор әйтә: “Үбешүләр киткән, ахыры, бик күпкә,

Мәхәббәтең ялкыныннан ялкын сулган ди күккә!” О-о-о!

кушымта:

Чишмә суы басмый икән яшерен сөю ялкынын.

Үзең килеп бер үпсәңче, терелер идем, алтыным.

Чишмә суы басмый икән яшерен сөю ялкынын.

Үзең килеп бер үпсәңче, терелер идем, алтыным.

Сайт создан в системе uCoz