Зө-Ләй-Лә
"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "ЕГЕТ ҖЫРЫ"
Баш биткә
Трио
Иҗат
Фото
Интервью
Концерт
Текстлар
Кино
Видео
Кунак китабы
ЕГЕТ ҖЫРЫ
татар халык җыры
1) Егет егетлеген итә: ат эчерә буранда.
Әлләли-бәлләли! Ат эчерә буранда.
Йөрәгем дә чыдый алмый – чыгып җырлыйм урамга.
2) Ак бу затның ап-пагы ла ал чәчәкне таптамас.
Әлләли-бәлләли! Ал чәчәкне таптамас.
Егетләрнең акыллысы үз-үзен лә мактамас.
3) Ай-hай, егет, бигрәк чибәр! Кылануың килешә.
Әлләли-бәлләли! Кылануың килешә.
Синең кебек матур егет морадына ирешә.
4) Безнең йортта индер капка ачыла да ябыла.
Әлләли-бәлләли! Ачыла да ябыла.
Акылы булган егетләргә матур кызлар табыла.