Зө-Ләй-Лә

"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ | "ЙОЛДЫЗЛАР" ҖЫРЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

ЙОЛДЫЗЛАР

Э.Гариф сүзләре, Л.Мәхмүтова көе

Җырны тыңларга    

1) Тәрәзәңне ачып,

Моңсу уйга талып,

Ямьле кичтә айга карыйсың.

Нинди уйлар уйлап,

Моңсу көйләр көйләп,

Йолдызлардан күзең алмыйсың?

кушымта:

Йолдыз атылганда,

Аны сагынганда

Мәхәббәткә әллә юрыйсың?

Йолдызларга карап,

Сөйгәнеңә алдап

Ссөю җырын әллә җырлыйсың?

2) Юксынуың беләм,

Күзләреңнән күрәм:

Күңелләрең ерак-еракта.

Йолдызларга карап,

Хисләреңне барлап,

Алсуланып кайчак таң ата.

кушымта:

Йолдыз атылганда,

Аны сагынганда

Мәхәббәткә әллә юрыйсың?

Йолдызларга карап,

Сөйгәнеңә алдап

Сөю җырын әллә җырлыйсың?

3) Кемгә ышанып көтеп ятасың?

Моңланып, уйланып аны сагынасың?

Төннәр буе елап чыгасың.

Мәхәббәтне алай югалтасың.

Бас каршына, әйт, оляма:

“Синсез дөньяда яшәү юк миңа!

Син – кояшым, син – йолдызым!” дип.

Мин сине яратам!

Сайт создан в системе uCoz