Зө-Ләй-Лә

"КЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ" АЛЬБОМЫ

Баш биткә      Трио      Иҗат      Фото      Интервью     Концерт     Текстлар     Кино     Видео     Кунак китабы     

Тиздән "ЗӨ-ЛӘЙ-ЛӘ"нең русча альбомы дөнья күрәчәк!!!

"Кызлар күңеле" - "Зө-Ләй-Лә"нең беренче альбомы. 2001 елда дөнья күргән. Җыентык шаян рухлы җырларга бай, берничә лирик композиция дә урын алган. Әлеге альбомга "Томаннар", "Гармун алыйк әле, дускай!", "Әтиемә", "Энҗе хисләрем", "Яңа елда" кебек татар эстрадасының хитлары кергән. "Кызлар күңеле" - "Зө-Ләй-Лә" триосының тәүге иҗат җимеше.

Альбом тышлыгына кызлар түбәндәге рәхмәт сүзләрен урнаштыралар:

"Кадерле дуслар! Ниhаять, безнең аудиоальбомыбыз да дөнья күрде! Өч ел буена яннарыбызда безгә ышанып ярдәм итүче дусларыбыз, туганнарыбыз булды – без алар алдында баш иябез! Генераль спонсор – “Татспиртпром” производство берләшмәсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Шулай ук, безгә көч вә илhам өстәгән өчен “Казан” милли-мәдәни үзәге директоры Ринат Зиннурович Закировка рәхмәт! Көн-төннәрен бер итеп, ашамыйча-эчмичә, безнең җырларыбызга музыкаль бизәлеш ясаган егетләребезгә: Рөстәм Кашапычка, Альберт Зыятдингә, Тәлгать Хәсәнчик, Чынгыз абзыйга, Фәнис Айфаринскига, җитез бармаклы Наил Мөхәммәтҗан, Илнур Әүхәтшинга, рэп“щик” Искәндәр“чик” hәм нәфис сызгыручы Рифгать абзыйга күптин-күп, чуктин-чук рәхмәтебезне белдерәбез!!! Яшәсен тавыш режиссёры Әмир Кәримуллин hәм аның сизгер колаклары! Зөлфия, Ләйсән, Ләйсән"

Әтиемә     Бер син генә     Гармун алыйк әле, дускай!     Егет җыры     Җирәнкәй

Йолдызлар     Канәфер     Кызлар күңеле     Кырга чыктым, юлга чыктым     Ләйсән ява    

Мин яратам сезне     Томаннар     Энҗе хисләрем     Яңа елда    

Сайт создан в системе uCoz